«Халык кашыгының яңгыравык тавышы»: танып белү программасы (6+)

10 июньдә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Халык кашыгының яңгыравык тавышы» дигән танып белү программасы узды.

Народной ложки…
IMG_1432
IMG_1430
IMG_1464
IMG_1446

Китапханә кунаклары үткәннәрнең мәдәни мирасы дөньясына кереп чумды. Халык акылы сандыгын ачтылар, халык сәнгате һәм кашыкчылар кәсебе тарихы белән таныштылар. Агач кашыклар халык мәдәнияте һәм гади халык гореф-гадәтләрен чагылдыру предметына әйләнде һәм үзләренең кабатланмас колориты белән сокландырды. 
Яшь буын вәкилләре халык агач кашыгының тарихын һәм үсеш юлын белде, аның турында музыка уен коралы буларак бик күп кызыклы мәгълүмат алды. 

Китапханәгә килүчеләр агачка матур бизәкләр кисеп ясау белән дан тоткан һәм гасырлар дәвамында буыннан-буынга агач кашыклар ясау осталыгы серләрен тапшырып килгән кашыкчы осталар турында сөйләгәнне тыңлады. Балалар музыка сәнгатенең виртуоз-осталары уенын күрде. 

Теләге булганнар мастер-класста катнашып, халык бәрмә уен кораллары арасында иң үзенчәлекле һәм популяр булган агач кашыкларда уйнауның гади ысулларын үзләштерә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: